Pewarta Proxy

📋 Server Request & Proxy Logs

Loading active proxy settings...
Developed by Khairul Adha (adhexa.id)
Mengambil log server...

⚙️ Pengaturan Proxy Target

Эчтәлеккә күчү

Модификатор-төймәләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Модификатор-төймәләр latin yazuında])

Модификатор-төймәләр (ингл. modifier keys) — санак төймәсарының төймәләре, алар үзләре берни дә эшләмиләр, әмма башка төймәләр белән тиңдәшлектә шушы төймәләрнең тәртипләрен үзгәртәләр.

Мәсәлән, күп төрле төймәсар җәеменәрендә A төймәсенә басу «а» хәрефен кертә, ә ⇧

Shift + A төймәләр тиңдәшлегенә басу — баш хәрефен: «А». F4 төймәсенең нинди эшкә билгеләнүе программадан карый, ә Alt + F4 төймәләр тиңдәшлеге — агымдагы тәрәзәне яба. ⇧
Shift һәм Alt төймәләрнең үзләренә генә басу бернәрсә дә эшләми (яисә ярдәмче вакыйгалар эшләргә мөмкин әле).

Джеф Раскин (интерфейслар буенча белгеч), режимнарны чын күчерүдән аермалап, модификатор-төймә басылган чакны «квази-режим» («quasimode») дип атый.

Язу машинкаларындагы чүкеччеккә икешәр литера урнаштырып була икәнлеге ачыкланган. Бер литера белән, аннары икенчесе белән алмаш-тилмәш бастыру өчен, каретканы аз гына өскә күчергәннәр — шушыннан ⇧

Shift төймәсенең исеме чыккан: «күчерү».

Видеотерминалларның беренче көннәрендә андагы гади челтәрләр беркетмәләрен (протоколларын) кул белән маташтырырга кирәк булган — ә моның өчен идарә итү символларын кертергә кирәк иде. Моның белән Ctrl төймәсе шөгыльләнгән (ингл. control — «идарәче»).

Эшлекле санакларга күп төрле төймәләр тиңдәшлекләре кирәк икәнлеге ачыкланган — шуңа күрә төймәләр тиңдәшлекләренә махус итеп IBM PC-га (1981) Alt төймәсен өстәгәннәр.

ZX-Spectrum дигән шактый очсыз дешевом йорт санагында 40 төймә генә булган. Аның үзенең модификатор-төймәсе булган — Symbol Shift, символларны кертү.

Ауропаның төймәсар җәемнәрендә Alt төймәләренең берсе AltGr (альтернатив график) сыман эшли башлаган.

График интерфейсларда беренче юл салучы булган IBM-га ярашлылыксыз төрле санаклар — Apple, Sun, Amiga — операцион система функцияларын гына эшли торган төймәләрне өстәделәр: Meta, ⌘

Cmd, Amiga. Мода артыннан куып Microsoft 1995 елда үзенең система төймәсен ясады — ⊞
Win.
 105 төймәле IBM/Windows санак төймәсары җәеме к·б·ү 
Esc F1 F2 F3 F4 F5 F6 F7 F8 F9 F10 F11 F12 PrtSc
SysRq
Scroll
Lock
Pause
Break
Ошибка: неверный заголовок ссылки в строке 117 Ins Home PgUp NumLk / * −
Del End PgDn 7 8 9 +
4 5 6
↑ 1 2 3 Ent
← ↓ → 0 ,

Персональ санакларда

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Төймә Сүзгә-сүз тәрҗемә Санак(лар) Нинди эшкә билгеләнгән Мөстәкыйль басу
⇧
Shift
Күчеш Барысы да диярлек Зур хәреф белән язарга Кайчагында — Caps Lock-ны сүндерү
Ctrl Идарәче символлар Күбесе Идарәче символларны кертү
Хәзерге заман ОС-ларда — «кайнар төймәләр» тиңдәшлеге
Кайчагында — телне күчерү, тычкан курсорын эзләү
Alt, ⌥
Option
Өстәмә функцияләр PC, Mac «Кайнар төймәләр» тиңдәшлеге; ассызылган хәреф буенча күчү Менюга күчү (F10 белән беррәттән)
AltGr Альтернатив язылыш Ауропага исәпләнгән аерым ПК-лар
(заманча ОС-ларда булырга да, булмаска да мөмкин, төймәсар җәеменә карый)
Аурупа телләренең өстәмә символларын кертү
⌘
Command
Команда Mac «Кайнар төймәләр» тиңдәшлеге
Symbol, Symbol Shift Символ ZX-Spectrum һ. б. чикләнгән төймәсар белән санаклар һәм телефоннар Тыныш билгеләрен, махсус символларны кертү Кайбер җайланмаларда (Nokia Asha) — символлар менюсы
Система төймәләре: Meta, ⊞
Win, Super, Amiga...)
PC, Sun һ. б. график ОС-лы санаклар  ОС-ның тәрәзәле менедеджерының функцияләре ОС-ның башлаугыч менюсы
Fn Функция Ноутбуклар, кечкенә һәм мультимедиа төймәсарлар Стандарт төймәсарнын ике төрле төймәләре, яки төймә һәм санакның өстәмә функциясе.
Graph График Кайбер 1980-нче елларның өй санаклары Псевдографик символларын кертү

Башка җайланмаларда

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Модификатор-төймәләр санлы фотоаппаратларда киң кулланылалар. Мәсәлән:

  • Төшерү төймәсенә башка төймәләр белән тиңдәшлектә яртыбасу — экспозицияне яки фокусны теркәли.
  • Дискны әләндерү — экспозицияны алмаштыра; «ISO» төймәсенә басу + дискны әйләндерү — фотоаппаратның сизгерлеген алмаштыра.
  • Җыйнак фотоаппаратларда «MF» төймәсенә басу + дискны әйләндеру — кул белән фокусировка.

Кайбер фотографлар тәнкыйтьләйләр бу төзелешне, башкалар — рәхәтләнеп төймәләр белән файдаланалар.